Отправляет email-рассылки с помощью сервиса Sendsay
  Все выпуски  

Татарская электронная библиотека № 27




Галимҗан Гыйльманов

АВЫЛДАШ

(Хикәя)

Госман исемле авылдашларының төрмәдән чыгуы хакындагы хәбәрне Көек авылы сагаеп, шомланып каршы алды. Кеше үтергән өчен унбиш ел зинданда яткан адәм заты куркытмас җиреннән куркытыр шул. Киек ату яисә хайван таптату гына түгел бит, адәм баласының җанын кыю – иң хәтәр гөнаһларның берсе. Җан кыюга дин дә, табигать тә, яшәешнең бөтен булган кануннары да дөм каршы.
Авылда Госман дигән кешенең соңгы тормышы, язмышы, бигрәк тә җинаяте хакында ни дә булса хәтерләүчеләр табылмады. Чит-ят җирләрдә күп еллар элек булган хәлләрне никадәр генә ачыкларга тырышсалар да, белә алмадылар: кайда кемне ни өчен ничек үтергән соң бу имансыз Госман адәм тикле адәм баласын?..
Халык арасында йөргән сүзләрдән шул аңлашылды: Госман – ятим үскән, әти-әнисе кинәт кенә авырып, бер үк көндә парлап бакыйлыкка китеп баргач, әбисендә - Мәфтуха карчыкта яшәгән. Унбише тулар-тулмас авылдан китеп, кайдадыр укып булашкан, аннары төзелештә эшләгән... Әбисе исән чакта кайткалап йөргән әле ул. Мәфтуха карчык вафат булгач, авылдан бөтенләй ваз кичкән...
Һәм менә - унбиш ел зинданда якты дөнья нурына мәхрүм булып, ми черетеп ятканнан соң – кайтырга булган. Аның кайтачагы хакында Госман утырган төрмәдән авыл советына хәбәр иткәннәр. Андый җирдә булган кешеләрне, махсус язу белән, үз туган якларына кайтарып җибәрәләр икән.
Хәбәр килеп, берничә көн гөжләп алганнан соң, Көек авылы тынып калды. “Зек”, ягъни мәсәлән, “заключенный” да кеше бит, әллә кем түгел, ничек тә яшәрбез әле, дип, үз язмышы белән килеште ул. Тегермәнче Кыям гына:
- Кем башына кайта икән инде, хәсрәт? – дип, тәмәке төбен чәйнәп төкергән, имеш.
“Зек” Госманның кайтуын сизми дә калдылар. Җәй уртасында кем кайда бит - өйдә торган кеше дә юк. Мәфтуха карчыкның күп еллар ябык торган йорты ягыннан чүкеч-балта тавышы килә башлагач кына аңлап-төшенеп алды халык: “Кайткан... Инде нәрсә булыр?..”
Кемдер, кызыксынуын баса алмыйча, бу тавышлы йортның коймасыннан үрелеп-үрелеп карап үтте, кемдер гөнаһ шомлыгы иңгән бу урынны читләтебрәк үтәргә, башка урамнардан йөрергә тырышты.
Ниһаять, бердән-бер көнне Госман дигән адәми зат дөньяга фаш булды. Ике кулына ике чиләк тотып, авыл читендәге Коелы күл чишмәсеннән кайтып килә иде ул.
Авылның иң беренче уе шул булды: “Бигрәкләр дә тәбәнәк, арык ласа, ничек кенә кеше үтерә алды икән соң бу? Йөзе дә ул кадәр килбәтсез түгел, хәтта ярыйсы гына ачык, мөлаем... Әнә ничек сокланып карап бара авыл читендә бөдрәләнеп утырган яшел әрәмәлеккә!..
Ләкин сызганулы җиңеннән чыгып торган шәрә беләген күрүгә авыл халкы шундук күңелләрендә балкып кабына башлаган нурны өреп сүндерде. Язу-сызуларга чуарланып беткән бу ак, ябык беләкләргә, кеше җаны кыеп, тиешле җәзасын алаган “зек”ның аянычлы яшәү тарихы язылган кебек иде...
Госман урамда сирәк күренде. Күренсә дә, чишмә тирәсендә яисә кибет катында гына күзгә чалынып кала. Күбрәк әбисеннән калган иске йортны ипләү-сипләү белән мәшгуль иде ул...
Шулай да, бер көнне бригад йортына кереп чыккан, диделәр. Ләкин эш ала алмаган, имеш. Бик каты сөйләшкән аның белән Газый-бригадир. “Турысын әйткәнгә ачуланма, кем... авылдаш, бригад малын күрәләтә торып куркыныч астына куя алмыйм бит инде мин, иң элек довериягә кер”, - дигән. Госман берни дә кыла алмаган, кырт борылган да чыгып киткән...
Ышаныч-доверие дигәннәре дөрес анысы. Төрмәдә гомер үткәреп чыккан бәндәдән теләсә нәрсә көтәргә була. Нәкъ шул хакта уйлап, авыл кешеләре Госман кайтканчы ук итәк-чабуларын җыеп куйдылар. Кем ишек-капкасына гомер булмаган келәсен элде, кем иске мылтыгын карап-юнәтеп куйды, яисә, бер дә булмаса, таяк-тәпәч әмәлләп, ишек катына урнаштырды...
Балалар да урамга бик чыгып йөрми хәзер. Мал-туар да сирәк күренә. Хәтта очар кошлар да очмас булды, ахры. Кыямәт көне, ахырзаман мәхшәре якынлаша диярсең, билләһи газыйм!
Авыл амбарларында каравыл торучы Мансур да мылтык тотып йөри башлаган, ди. Мылтык нигә кирәктер аңа... Сакта торса да, айныган чагы сирәк аның, бигрәк тә янына шешәдәш дусты Хәлим керә калса...
Ни гаҗәп, ахырзаман мәхшәре Мәфтуха карчыкның авылны ямьсезләп торучы ярым җимерек йортыннан түгел, соңгы елларда иманга кайтып, мәһаббәт мәчет җиткергән, тау-тау йортлар салып, матур гына тормышка чыккан авыл халкы ягыннан башланып китте. Иң элек Госманның урам тәрәзәсенә ат башы кадәр таш ыргыттылар. Аннары капкасын салдырып алып, ике чакрымдагы үләт базына илтеп ташладылар. Икенче көнне таң белән Яман күл чокырыннан капка күтәреп кайтучы Госманны мыскыллап калучылар да табылды.
Үтә дә сабыр кеше булып чыкты “зек” Госман. Авылның бу кыланмышлары өчен үпкәләмәде, хәтта авыз ачып сыңар сүз дә әйтмәде.
Монысы борчуларның баласы гына булган икән шул. Бердән-бер көнне Госманның өенә ут төрттеләр. Рәхимә дигән ялгыз хатынның тәртипсез малае, әллә кеше котыртуы буенча, әллә үзенең тиле шуклыгы белән, аның йортына бәла-каза юллап килгән булып чыкты. Ничек тәртипсез булмасын, ата кулы, ана назы күрмичә үскән бала ласа ул. Әтисен бөтенләй дә белми, әнисе гомер буе колхоз фермаларыннан кайтып кермәгән, монда кемне гаепләргә дә белмәссең...
Ләкин теге малай актыгы теләгенә ирешә алмаган. Госман аны куып тоткан да үзенең арт чабуына ут төрткән, аннары урамга чыгарып җибәргән. Айрат авыл читендә атлар эчерер өчен куелган сулы ялгашлар янына чак-чак барып житкән... Әлегә кадәр өендә чимә-чи арт санын туңкайтып ята, ди...
Рәхилә дигәннән, анысы икенче көнне үк Госман янына барып кергән. Юк, ызгышмаган, тиргәшмәгән, бары тик малае өчен гафу үтенгән, ди. Ничек курыкмагандыр – Госман йортында озак кына торып чыккан. Күрше-күлән моңа бик борчылган, хәтта “зек” йортына бәреп керергә җыенып беткән булганнар. Йөзендәге елмаюын яулык чите белән яшерерә-яшерә чыгып килүче Рәхимәне күргәч кенә кайсы-кая посып калган... Шуннан соң таралган да инде яңа сүз: имеш, Госман Рәхимәне яшьтән үк белгән, белеп кенә дә калмаган, яратып йөргән. Теге вакытта авылга кайтып йөрүе дә шуның өчен генә булган, имеш... Ут белән шаяручы Айрат та аларның уртак түшәкләреннән өзелеп төшкән җимеш түгел микән әле?.. Әнә бит ничек килешкәннәр!
...Һәрвакыттагыча, бәла көтмәгәндә килеп чыкты. Ул да Гоманның төрмәдән кайтуы белән турыдан-туры бәйләнгән иде.
Бердән-бер көнне, дөресрәге, төнне, тагын да дөресрәк әйтсәк, ачы таң белән, амбар каравылчысы Мансур, әле генә төрмәдән кайткан Госман дип белеп, үзенең ахир дусты Хәлимне атып үтерде...
Халык көтү куганда була бу хәл. Сыер-сарыкларын көтүчегә ияртеп җибәреп, кем – эшкә киткәнче, кем – янәдән җылы түшәгенә кереп ятканчы, ишегалларында юк эшне бар итеп йөргән халык, амбарлар тирәсендә яңгыраган мылтык тавышына сискәнеп, пошаманга төште. Һәкемнең күңеленә авыр шом үрмәләп керде: “Башланды... Теге “зек” Госман кемнеңдер башына җитте...”
Дәррәү кузгалып, амбарлар ягына йөгерделәр. “Ә” дигәнче, олы тимер капка янына сабантуй мәйданы кадәр халык җыелып өлгерде. Этешә-төртешә, һәркем капкага якынрак килергә тырышты. Ә анда... Балтасы, дөресрәге, мылтыгы суга төшкән кебек, башын җиргә кадәр иеп, әлеге дә баягы, шайтан таягы дигәндәй, каравылчы Мансур утыра...
Каяндыр килеп чыккан Газый-бригадир тамак төбе белән кычкыра-кычкыра аңардан сорау ала:
- Ке-е-ем? Ке-е-емне?..
Мансурның җавабы кыска булды:
- Хәлим... – Ул, башын кагып кына, янәшәдәге биек таш коймага таба ишарәләде. Тагын еламсырап кабатлады: - Мин... Хәлимне...
Барысы да, мәңгелеккә салган кебек, кайчандыр шабашник әрмәннәр төзеп киткән мәһабәт койма башына күтәрелеп карады. Анда, таш койманың киртләч йөзендә, кул-аякларын як-якка асылындырып, чынлап та, Хәлимнең җансыз гәүдәсе ята иде... Акшарга буялган стена буйлап кызыл тасма сузылган... Монысы инде мәрхүмнең сунып та бетмәгән тәненнән тибеп чыккан кан юлы...
Халык бермәл гүләп куйды. Аннары, йөрәген кысып, тынып калды. Бу тынлык - ыгы-зыгы алдыннан гына була торган шомлы тынлык булып чыкты. Аптырап-югалып калган халык төркеменә бервакыт җан керде:
- Үз башына йөргән икән мәрхүм...
- Ә монысы үз башына мылтык алган...
- Мансурга тимәгез, ул бит карак керә дип аткан...
- Хәлим нинди карак булсын ди... Кит, юньсез!.. Кеше бакчасыннан алма да өзгәне юк бит аның...
- Юк иде, диген... Үлгән бит инде ул...
- Ә бәлки үлмәгәндер?
- Ничек үлмәсен, әнә бит бер чүмеч каны аккан...
- Әстәгый, шулкадәр үкме? Ай-яй-яй-яй...
- Милиция чакыртырга кирәк, җәмәгать!
- Участковый артыннан киттеләр инде, озакламый килеп җитәрләр...
- Анасына әйткәннәр микән?
- Анасы да авыру ичмасам... Әле ярый өйләнеп өлгермәде, күпме кешене ятим итәр иде...
Ул арада тегермәнче Кыям Мансурның изүенә ябышып өлгергән:
- Син нәрсә, исерек тәре, кеше җаны кыеп, теге, ни... “зек” Госманнан үрнәк алмакчы буласыңмы? Ә?.. Шул гына җитмәгән иде безнең авылга! Госман артыннан хәзер син безне рисвай итәсеңме? Ник дәшмисең, ник? А ну җавап бир! Эшен эшләгәнсең икән, җавап та бирә бел!
Мансур елар хәлгә җиткән:
- Мин... Мин аны... Госман дип белдем...
Шушы исем генә әйтелергә тиеш булган икән. Халык арасында пышан-пышан сөйләшүләр башланды: “Госман?.. Госман...” Шулвакыт кемдер:
- Әнә үзе... Монда килә... Госман килә!.. – дип кычкырды. Ул арада халык төркеменең бер очы, урталай ярылып, авыл ягыннан килүче Госманга юл бирде.
Госман исә үзен бик сәер тотты. Бер авыз сүз дәшмичә, нык адымнар белән халык дәрьясын ерып үтте дә, агарып каткан йөзен учлары белән каплап, еламсырап утыручы Мансур каршына килеп тезләнде һәм җирдә аунап яткан мылтыкны кулына алды. Халык, “аһ” итеп, бер адым артка авышты... Кемдер ашыгып-кабаланып, төртелә-төртелә дога укынырга кереште, кайсыдыр нечкә, чыелдык тавыш белән елап җибәрде...
Ләкин Госман беркемне дә атарга җыенмый иде. Ул мылтыкны җентекләп карап-өйрәнеп чыкты да, көпшәсен, түтәсен, башка җирләрен җиңе белән сөрткәләргә кереште. Күккә төбәп, көпшәдәге патроннарны тикшерде. Шуннан соң гына Мансур янәшәсенә чүгеп утырды, җитди карашлары белән халык төркемен айкап чыкты, аннары, тавышын күтәрә төшеп, тагын да сәер һәм тетрәндергеч сүзләр әйтте:
- Мин үтердем аны... Мин!.. Сорасалар, шулай диярсез!..
Халык тагын гүләп куйды. Беренче булып тагын Газый-бригадир ис-акылын җыеп өлгерде:
- Ни сөйлисең син, Госман? Күрәләтә өстеңә бәла алма, күргәнең дә җитәрлек... Гөнаһысы күп аның...
- Мин бер мәртәбә кеше гөнаһын өстемә алган идем инде... Бу юлы да алам. Мин инде ул тормышка күнеккән. Ә бу бәндә... Мансур... төрмә өчен түгел... Чыдый алмаячак ул анда, тиз бетәчәк... Нигә кешене күрәләтә харап итәргә?.. Яшәсен...
- Госман, ну бит... Бу бит дөрес нәрсә түгел...
- Ә кайда соң ул дөреслек? Кайда? Йә, аны кемнең күргәне бар? Кемнең? – Госман, мылтыгын кушкуллап тоткан килеш, халык төркеменә укталды... Кешеләр арасында тагын шау-шу купты. Кемдер, куркуыннан, артка тайпылып егылды, кемдер, төзәлгән мылтык көпшәсе күреп, буынсыз, телсез, аңсыз калды....
Бераздан Госман да, халык та тынычланды. Кешеләр, тәмам гаҗизләнеп, башларын аска иделәр, шул рәвешле, Госман белән килешкән кебек булдылар.
Ул арада халык арасыннан Рәхимә атылып чыкты.
- Госман, нишлисең син? Ник үзеңә тагын ачы бәла аласың? Нигә мине ялгыз калдырасың? Миңа ялгыз яшәү рәхәтме әллә? Тормыш итү, бала үстерү рәхәтме?.. Госма-а-ан!..
Госман, мылтык түтәсенә ябышып, ярсып-үрсәләнеп елаучы хатынны чак-чак тынычландырды. Аның тузган чәчле башын сак кына күкрәгенә алды, бала көйләгән кебек, назлап-юмалап сөйли башлады:
- Шулай кирәк, Рәхимә. Шулай кирәк... Күрәсең, язмышыма шулай язылган минем... Барыбер авыл кабул итмәде. Ят итте. Ә беләсеңме, төрмәдә җиңелрәк иде миңа... Анда үз идем мин. Бу тормышта иң кыены – чит-ят булып, килмешәк булып яшәү икән... Шуңа да мин китәм. Кайткан җиремә китәм. Китүемнән ниндидер файда бар икән – бу начар түгел, шулаймы? – Ул соңгы сүзләрен авылдашларына таба карап әйтте: - Җибәрегез мине, үтенеп сорыйм сездән, җибәрегез...
Каршыларында мылтык кочаклап, намазга тезләнгән кебек тезләнеп, ялварып торучы “зек” Госман Көек авылы кешеләрен тәмам тетрәндерде, ахры. Адәм балалары, үз-үзләрен белештермичә, ниндидер изге бер зат каршында калган кебек, берәм-берәм тезләренә чүгә башладылар...
Ходай Тәгаләнең җир йөзенә хакыйкать иңдергән серле мизгеле иде бу.
- Ыһ! Ыһ!.. Ы-ы-ыһ!..
Илаһи дөнья каршында, чуардан-чуар язмышлары алдында тезләнеп торган Көек халкы, дәррәү калкынып, җәһәннәм төпкеленнән яңгырагандай ишетелгән иңрәү авазына күтәрелеп карады һәм... “ах” итте.
Бая гына мәет яткан таш койма башында, кулына ватык шәраб шешәсе тотып, сәрхуш Хәлим утыра иде...

5 ноябрь, 2007 ел.



Яңа әсәрләр:

31.07.08
  • «История о Казанском царстве» или «Казанский летописец»
  • Салават Галлямов. Великий Хау Бен

  • 25.07.08
  • Шамиль Мингазов. Этруски и тюрки

  • 23.07.08
  • Лейла Тухватуллина. Вступительное слово к первому тому трактата З. Камали «Философия ислама»
  • Зияэтдин Камали. Философия ислама

  • 21.07.08
  • Шамиль Мингазов. В Италии найден город Болгар

  • 17.07.08
  • Раиф Шарафутдинов. В мирные дни (роман)

  • 16.07.08
  • Лейла Тухватуллина. Проблема человека в трудах татарских богословов




  • «Татарская электронная библиотека» - выпуск № 27, 04.08.08 г.


    В избранное