Отправляет email-рассылки с помощью сервиса Sendsay
  Все выпуски  

Татарская электронная библиотека Выпуск от 16/09/2007




Шәһит Алпар

МИЛЛӘТ ӨМЕТЕ

                     “Эшләр ният белән генә бәяләнәләр.
                     Һәр кешегә үзе ирешергә ниятләгән
                     нәрсә генә булачак...”
                              (Коръән хәдисләреннән)

    РОМАННЫҢ ЯЗЫЛУ ТАРИХЫННАН
                                                                   
       (Кереш урынына)
      
   Мин – журналист. Тик ихтыярсыздан. Моннан 21 ел элек, ягъни 1985 нче елның 15 нче августыннан, һич көтмәгәндә тормышым гәҗит эшенә бәйләнеп китте. Ул чагында партия райкомы тәкъдименә ризалашмау җайлы гына эшләп торган хезмәт урыныңны югалтуга тиң иде. Бүген менә республиканың рәсми хөкүмәт басмасында үз хәбәрче сыйфатында чиләнәм. Соңгы елларда гәҗит битләрендә аена бер-ике тапкыр (ә аңа кадәр һәр санда диярлек язган материалларым чыгып торадыр иде) басылып килүче мәкаләләремнең дилетантлар тарафыннан наданнарча “төзәтелгән” вариантларын, һәрвакыт Ходайдан сабырлык сорап укыйм. Чөнки редакцияләү кануннарын үтәмичә “төзәтү” нәтиҗәсендә контекст түгел, җөмлә эчендә дә бер үк төшенчәне кабатлулар булсынмы, абзац белән абзац ялганмаумы, гомумән, алогизмга кадәр мәгънәсезлекләрне үзең җибәрмәгән килеш үз мәкаләңнән табып укулары искиткеч авыр. Үзеңне-үзең өзгәләп ыргытырдай буласың. Ахыр чиге, алга таба түзеп торып укый алмавыңны аңлап, дошманга әйләнгән “туган” гәҗитеңне атып бәрәсең.
Ботын-ботка аерып ташлаудан гарип-горабага әверелеп калган әлеге материал ларымны укыган саен йөрәк әрнүләр эзсез калмаган күрәсең, 2006 нчы елның март төнендә “төзәтү”дән канаты каерылып биртелгән чираттагы хезмәт җимешем белән танышканда, кинәт баш әйләнеп китте. Ләә иләәһә иллә-ллаааһ дип бер туктамый кабатлап, тизрәк урынга барып ятарга ашыктым.
Ләкин барыбер уңайлану сизелмәде, киресенчә лычма тиргә батырып, укшыта башлады. Ахыр чиге ашыгыч ярдәм машинасы килеп, шәфкать туташы кан басымын ың 300гә 130 булуын ачыклаганнан соң, тизрәк хастаханәгә илтеп салу чарасын күр де. Ә анда исә, тиешле дарулар каптырып, инәләр кадап игә китерделәр дә бераз ты нычланып йокыга түндем. Хәер, йокы дип атап та булмый иде аны. Ниндидер йокылы-уяулы, аңлаешсыз халәт шунда. Күзләремне йомсам төшләнәм, ачсам аерым ачык хастаханәдә ятуыма төшенәм. Үземнең уяу булуымны дәлилләр өчен аяк-кулларымны тоткалап, диварны сыйпап карыйм. Аннары тынычланам да, күзләрне йомып әйбәт кино-фильмның дәвамын карагандай, әле генә күргән тәшемне күрүемне дәвам итәм.
   Моңа кадәр бик матур төш күреп ятканда нәрсәдәндер уянып китсәм, ничек кенә тырышмыйм, тик барыбер күргән төшемә ялганып китеп, дәвамын күрә алмый идем. Шуңа күрә матур төш күргәндә уянып киткәндә, тизерәк торып, кәгазьгә язып калырга гадәтләндем, нәтиҗәдә берничә хикәя дә килеп чыкты. Югыйсә уянуга ук язып калмаганда вакыйгаларның күп кенә өлеше, яки детальләре онытылып өлгерә торган иде. Хастаханә ятагында йокылы-уялы күргән төшем исә, минем гөмерем буена омтылып яшәгән хыялыма туры килеп, бик тә күркәм булуы өстенә, тиз генә язып өлгерә алмасам да, бәхетемә, хәтеремнән шунда ук җуелмады. Киресенчә, ун көн дәваланып яту дәвамында күңелдә, язылачак китабымның якынча эчтәлеге күзалланып, ул көннән-көн тулылана барды.
21 ел редакциядә эшләвемә күрә, телне көрмәкләндерүче гәҗит стиленнән бераз булса да арыну өчен, 10 көн буена район, аннан килеп 5 көн республика клиник хастаханәсендә дәваланып ятканда, дистәләгән китап укып чыктым. Ләкин аларны укудан гына гәҗит белән “бозылган” телемне шомартырлык сабак ала алмадым, кебек. Укудан туктап торган араларда күңелемнән, күргән төшемнең нәтиҗәсе буларак туасы әсәремнең батырларын, башка катнашучыларын барлый бирдем.
   Әйе-е, искиткеч гүзәл, тирән мәгънәле төш булды шул ул. Мәңге онытылмаячак ул төшемдә мин гөмерем буена омтылган якты хыялымның тормышка ашуын – 450 елдан артык гаделсез рәвештә изелүче газиз халкымның, сөекле Татарстанымның каһәр төшкән урыс игосыннан котылып, ап-ачык картиналарда бәйсезлек алуын күр дем! Күңелдә бу төшне хикәяләп язу теләге көчәйгәннән көчәя барып, әсәрдә тасвирланачак вакыйгалар татар халкының үткәненә дә кагылганлыктан, тарихи әсәрләр, документлар белән дә мөмкин кадәренчә танышырга тырыштым.
   Хастаханәдән чыгуга ук әлеге төшне язып калу өчен чираттагы ялымны алдым да, тулар-тулмас бер ай эчендә, баш күтәрми эшләп дигәндәй, сабан туена да барып йөрмәстән, өч йөз битле, ярым фантастик романның караламасын төгәлләп куйдым. Тик, бәхетсезлеккә каршы, кәмпүтерем матрицалы принтер белән генә җиһазланган га күрә, язганнарымны кәгазьгә төшерү бик озак вакыт сорады. Шунлыктан бу эшкә тотынырга һаман да кул җитми торды. Өстәвенә яңа кәмпүтер алырга да исәпләгәч, озак кымырдаучан принтер белән чиләнеп ятмыйча, барлык җитешсезлекне, кимче лекне шунда шомартырга уйладым. Ә иң зур җитешсезлек – иске кәмпүтер татарча белми иде.  
   Ниһаять, яңа кәмпүтер сатып алып, июньнең икенче яртысыннан романны татар хәрефләре белән баетырга керештем. Ифрат та авыр шөгыль булды ул, күзләрдән битәр ун-унбиш бит төзәткәнче, җилкә башлары әллә ничек кенә тартыша башлап, тәмам алҗытып бетерә торган булды. Шулай азаплана торгач, төзәтү барышында яңа эпизодлар да өстәлә төшеп, 11 нче июльгә әсәр төгәлләнде. Тик кәмпүтер белән бергә алынган принтер төсле, ягъни текстан битәр фотолар ясатуга көйләнүе өстенә, әкрен чыгара торган да булгач, кәгазьгә төшерү тагын кичектерелде. Төпчек малай да: “Язылган материалларның берсе дә югалмый, яңа дискка күчереп яздырыр мын”,- дигәч борчылырга урын калмады, шикелле.
   13 нче июльгә каршы төндә ул үзенең бер иптәше белән бик озак кәмпүтердә ка
зынып ятты. Искесендә эшләгәндә электр сүнеп, ничәмә тапкыр язганнарымның югалгалаганы булганлыктан, күңелдә романны гына җуя күрмәсеннәр дип уйлап, кисәтергә талпынып карасам да, иптәше янында үпкәләтермен дипме, белмим - әйтмәдем инде. Юкка гына әйтмәгәнмен шул. Әйтү генә түгел, үз күз алдымда дискка күчертеп алдырасым калган!
Мин гадәттә иртәнге 4 тән-5 тән торып, язарга утырам. Бу юлы да гадәттәгечә кәм пүтерне ачып җибәрсәм, “Ага-Хан” ярлыгыннан җилләр искән. Кәрҗиннән дә эзләп карыйм: юк! Җилтерәтеп малайны чакырып китердем – ул да таба алмый?! Ул көн минем өчен бик тә борчулы булып узды. Берничә көннән соң аның кәмпүтердә казынган иптәше килеп чыкты. Имеш, алар машинаны вирустан чистартканнар! Әм ма борчыласы урын юк икән – ул менә шушы көннәрдә Чаллыга баруышлый безнең кәмпүтернең каты дискын алып китәчәк, ә анда әсәремне һичшиксез табачаклар, дип тынычландырган булды. Мин исә, һәр кешегә ышанучан гадәтем буенча, романның табылачагына әллә ни шикләнмәдем дә.
   Ул атна шундый зур югалтудан әрнү, борчылулар белән үтеп китте. Чаллыга каты дискны алып баручы кеше икенче атнада да, өченчесендә дә күренмәде. Гому мән, эзе югалды аның. Сораша, эзләнә торгач, Чистайдагы бер оешма җитәкчесе үзендә көчле хакер эшләве, аның миңа ярдәм итәргә мөмкин булуын җиткерде. Озын-озакка сузмыйча, кәмпүтерне алып, Чистайга кузгалдым. Влад исемле белгеч хәзергә эше тыгызлыгын әйтеп, бер атна эчендә карап карарга вәгъдәләде, белешеп тору өчен телефонын бирде.
   Аның, әсәремне табып бирүенә бер нинди шигем булмады – Алла кушса Татар станның суверенитет игълан итү көннәренә роман яздырган дискны Казанга алып ба рып, күрсәтәчәкмен! Тик бу хыялыма да тормышка ашарга насыйп булмаган икән – бер атна узып китте, ике - шалтыратам: ”хакер”ның һаман да карарга вакыты “табыл мады”. Аңардан тәмам өметемне өзеп, иске кәмпүтердә романны хәтердә яңартырга тырышып, киредән яза башладым. Хәзер инде матрицалы принтернең озак кымыр давына да карап тормастан, язганнарымны көннекен-көнгә кәгазьгә төшерә бардым.  
Бу юлы алдыма китапны үземнең туган көнемә - октябрь ахырына тәмамлау бурычын куеп эшләдем. Әйтергә кирәк, максатыма ирештем: билгеләнгән көнгә 330 биттән торган әсәр яңа баштан язылып төгәлләнде. Сүз дә юк, кайбер урыннары белән ул беренче вариантыннан отышлырак та булыр, әмма аның байтак кына яктан кайтышырак килеп чыгуына бернинди шигем юк. Нишләп тә булмый, әллә ничек кенә тырышканда да беренчесен кабатлый алмас идем. Иң мөһиме - төп юнәлеш һәм эчтәлек үзгәрми калды. Шул ук вакытта 2006 нчы елның Татарстанда әдәбият һәм сәнгать елы рәвешендә билгеләп үтелүе дә романны вакытында өлгертүгә үзенә бер төрле стимул булды.
  Минем исәп аны интернет челтәренә чыгарып, бөтен дөньяга сибелеп яшәгән татарларга җиткерү иде дә бит, юк шул. Интернетка чыгарту мөмкинлекләре булган берничә кемсәгә мөрәҗәгать итеп карасам да, файда чыкмады: алар, гадәттәгечә, татарга гына хас хөсетлек күрсәтеп, ярдәм кулын сузарга ашыкмадылар. Хәерлесе белән, Ходай ярдәмендә ул барыбер газиз халкыма барып ирешер. Роман, урыс игосыннан котылып, азатлык яулау юлында һич югы кечкенә генә өмет чаткысы рәвешендә булса да Татарның киләчәгенә ышаныч уята алса, мин үземне максатыма ирешкәнмен дип саный алам. Аллаһ кушып, шулай гына була күрсен!


Яңа әсәрләр:

11.09.07
  • Риза Бариев. Древние и средневековые государства Булгар
  • Фаргат Нурутдинов. История города Булгара
  • Фаргат Нурутдинов. Мы - Булгары

  • «Татарская электронная библиотека» - выпуск № 20, 16.09.07 г.


    В избранное