Отправляет email-рассылки с помощью сервиса Sendsay

МТСС:

  Все выпуски  

МТСС: Ринат Шэhали улы Кудашев вафат!



Ринат Кудашев

21 марта 1936 г. — 09 ноября 2024 г.

РСФСРның атказанган төзүчесе, татар морзалары мәҗлесенең Мактаулы рәисе һәм Октябрьский шәһәренең Мактаулы гражданины Ринат абый 89 яшендә вафат булган.

Ул Самара, Пермь, Актүбә, Мангышлак һәм башка шәһәрләрдә нефть промыселларын төзекләндерү белән шөгыльләнә, Оренбургта, Октябрьскийда йорт төзү комбинатлары һәм заводлары төзү белән шөгыльләнә, торак пунктларны газлаштыруда һәм башка эшләрдә катнаша. Үз карьерасында ул мастердан СССР Нефть һәм газ сәнәгате министрлыгының Главнефтегазстрой башлыгына кадәр юл үтә, техник фәннәр кандидаты була.

Ринат Кудашев ике "Хезмәт Кызыл Байрак", "Халыклар Дуслыгы", «Мактау билгесе» һәм "Изге Анна" орденнар белән бүләкләнде.

Күп регалийлар иясе булса, зур урыннарда эшләсә дә Ринат Шаһгали улы үзенең танылган морзалар фамилиясе белән горурлана иде. Һәрвакыт ата-бабаларының үткәне белән кызыксынды һәм башкаларга да үз тамырларын онытмаска булышып торды. Ул 2007 елда татар морзалары җәмгыятен төзегәндә күп көчен куйды һәм узгә татарларның оешмаларга да ярдәмен күрсәтте.

ИЛЛӘХИ РИНАТ абыйның РУХЫ ШАТ, УРЫНЫ ОҖМАХТА БУЛСЫН!

Иннә лилләһи вә иннәә иләйһи рааҗигуун!
( От Аллаха пришли и к Аллаху вернемся! )

Церемония прощания состоится во вторник, 12 ноября 2024 года:

  • в 10:00 Гражданская панихида в поминальном зале Центральной Клинической Больницы (ЦКБ) по адресу: ул. Маршала Тимошенко, 25 (м. Крылатское );
  • в 11:00 автомобиль с телом усопшего и автобусоом для провожающих направятся на Мусульманский участок Посадского кладбища по адресу: г. Звенигород, ул. Новая, 29 (ориентир - мечеть Умма Исламия).

В избранное