Отправляет email-рассылки с помощью сервиса Sendsay

МТСС:

  Все выпуски  

МТСС: М.Гыймадиев YТКЭННЭР ЭЗЕННЭН



Минзаһит Гыймадиев

ҮТКӘННӘР ЭЗЕННӘН
("Шәйморза" китабына өстәмәләр)



Китап Алимов Наил Назыймович һәм бертуган энем Гыймадиев Минехалим Миргасимовичныӊ (Цильна бистәсе) матди ярдәме белән язылды һәм басылды.
Аларга ихлас күңелдән рәхмәтемне белдерәм.

Автор          

* * * * *

“Шәйморза” китабы дөнья күргәннән соң, моңа кадәр билгеле булмаган фактлар һәм үткәргән эзләнүләрнең кайбер нәтиҗәләре билгеле булды. Шушы мәгълүматларны элек чыккан “Шәйморза” китабына зур булмаган өстәмә итеп, халыкка җиткерәм.

* * * * *

Автор турында

Миңзаһит Миргасим улы Гимадеев 1944 елның 25 сентябрендә Татарстан республикасының Чүпрәле районы Кече Шәйморза авылында туган. 1962 елда Иске Шәйморза унберьеллык мәктәбен тәмамлап, Казан авиация институтына укырга керә. Институтны 1968 елда тәмамлап, инженер-механик квалификациясен ала. Аннан соң Казан моторлар төзү берләшмәсендә инженер-технолог, өлкән инженер, цех башлыгы урынбасары булып эшли.

1973 елдан – КамАЗда. Двигательләр заводында бюро башлыгы булып эшли. Эштәге уңышлары өчен 1981 елда “Почет билгесе” ордены белән бүләкләнә. Җәмәгать эшләрендә актив катнаша. Берничә мәртәбә Автозавод район советына һәм Яр Чаллы шәһәр советына депутат булып ... (дәвам)

http://mtss.ru/?page=utkannar 


В избранное