Отправляет email-рассылки с помощью сервиса Sendsay

МТСС:

  Все выпуски  

МТСС: Якшэмбе конне хатын-кызлар жыелганнар иде


Мәскәү шәһәре һәм өлкәсе хатын-кызларныӊ җыелышы
Встреча женщин Москвы и Подмосковья.


Москва, Татарская слобода, ТКЦ, 21.08.2014


Фирдәвес Галиева

Якшәмбе көнне

Якшәмбе көнне (21 сентябрь) Мәскәү шәhәреннән, өлкәдән татар хатын-кызлары Асадуллаев йортына җыелдылар. Җыенныӊ әйдаманы булып М.Миначев, Г.Искәндәров әфәнделәр тордылар.

Җыенны Мөхәммәт әфәнде Миначев ачты. Ул татар халкыныӊ туган тел мәсьәләсен игътибар үзәгенә куйды, татар теленә югалу куркынычы янавын ассызыклады. Елдан ел катнаш гаиләләр артуы, татар баласыныӊ асылда урыс мәктәбендә укуын, шул дәвердә туган телдән бизеп, урыс телле, урыс мәдәниятлы булып үсүен искә алды, һәм татарларны ниндидер тырышлык куеп, хәлләрне үзгәртергә чакырды.

Җыенда Гәрәева Наилә ханым, укытучы, чыгыш ясады. Ул Мәскәүдә нибары ике татар мәктәбе барын, аларда саф татарча укытуныӊ гомумән юклыгын, Бибирево татар милли мәктәбендә татар балаларыныӊ бик аз санда икәнен, ул мәктәптә асылда башка милләт балалары укуын атады. Мәктәп мөдире дә яхуди кешесе икән. Шулай ук Лима ханым җитәкләгән Муса Җәлил исемендәге «татарныкы» аталучы мәктәптә дә барча фәннәрне туган телдә укыту юк. Сәбәпләре бардыр, әмма…бу хәлләр безнеӊ татар мәгарифенә карата битараф яшәвебезне күрсәтә түгелме? Наилә ханым бу ике мәктәпне... (дәвам)



В избранное