Отправляет email-рассылки с помощью сервиса Sendsay

МТСС:

  Все выпуски  

МТСС: Гариф Солтан турында кайгынамэ



Фәүзия Бәйрәмова
АЗАТЛЫК АВАЗЫ ГАРИФ СОЛТАН


Германиядән кайгылы хәбәр килде – татар халкының милли каһарманы Гариф Солтан 88 яшендә Мюнхен шәһәрендә вафат булган...

Ул 1923 елның 23 сентябрендә Башкортстанның Мәләвез районы, Җиргән авылында, яхшы хәлле татар гаиләсендә туа. 1927 елда аларны кулак дип авылдан куалар, Нигъмәтулла абзый һәм Зәйнәп абыстай, балаларын ияртеп, авылдан-авылга, шәһәрдән шәһәргә күчеп йөрергә мәҗбүр булалар, аннан Ишембай янындагы җир куышына (землянка) барып урнашалар. Гариф Солтан Ишимбай шәһәренең 3нче татар-башкорт мәктәбен тәмамлый, 1939 елда үпкә чиреннән аның әнисе үлә, соңрак, 1944 елда, шул ук авырудан әтисе дөнья куя. Гариф Солтан 1940 елда Уфа дәүләт педагогия институтының алман теле бүлегенә укырга керә, ул анда бер ел укыгач, сугыш башлана һәм 18 яшьлек татар егете фронтка озатыла. 1942 елны ул, 19 яшендә, алманнарга әсирлеккә төшә, анда “Идел-Урал” татар-башкорт легионына языла, әсирлектә дә милләтенең бәйсезлеген кайгырта, аның азатлыгы өчен көрәшә. Гариф Солтан калган бөтен гомерен Германиядә һәм Америкада яши, гомер буе татар халкының азатлыгы өчен көрәшә, милләткә дә бәйсез татар дәүләтен торгызуны васыять итеп үлә...

Ул 1948-1952 елларда Һамбург университетының дәүләт һәм хокук фәннәре факультетын тәмамлый, аннан Мюнхенда хокук буенча докторлык диссертациясе яклый. Бу елларда Гариф Солтан Германиядә (ФРГ) Идел-Урал азатлык хәрәкәтен оештыра, татар-башкорт милли оешмаларына нигез сала, шушы темага фәнни конференцияләр уздыра. Гариф Солтан 1951 елда Германиядә “Америка авазы” радиосында татарча тапшырулар оештыра, аннан 1953 елда “Азатлык” радиосында аерым татар-башкорт редакциясе булдыруга ирешә. Ул 1953 елдан 1989 елга кадәр “Азатлык” радиосының татар-башкорт студиясе белән җитәкчелек итә. Гариф Солтан татар халкының тарихы, әдәбияты, сәнгате, шәхесләре турында меңләгән татарча тапшырулар эшли, милләтнең хокукларын яклауны халыкара дәрәҗәгә күтәрүгә ирешә. Бу елларда Гариф Солтан, Америка Конгрессы китапханәсенә барып, аннан меңләгән татар китабының күчермәсен алып кайта, аларны гарәп хәрефләреннән латинга күчереп, төпләтә, бу әсәрләрне “Азатлык” радиосыннан укый. Бу китаплар арасында СССРда тыелган язучы һәм галимнәр Газиз Гобәйдуллин, Гаяз Исхакый, Һади Атласи, Риза Фәхретдинов, Дәрдмәнд, Садри Максуди, Йосыф Акчура, шулай ук Тукай, Шәехзадә Бабич һәм башкаларның әсәрләре була, СССР төрмәсендә яшәгән татар халкы беренче булып аларны “Азатлык” радиосы аша, Гариф Солтан тавышы белән ишетә... ( дәвам )

В избранное