Отправляет email-рассылки с помощью сервиса Sendsay

МТСС:

  Все выпуски  

МТСС: Ф.Бэйрэмованын яна эсерлэре безнен сайтта


ТӨНЬЯКТА ТАТАР ТАРИХЫ

Җир шарының төньяк өлеше бик борынгы замннардан төрки халыкларның, шул исәптән, татарларның да Ана-Ватаны булган. Алар Котыптан Тәңре тауларына кадәр, Татар бугазыннан Урал-Каф тауларынача, Себерләргә таралып, шул җирләрнең Хуҗасы булып яшәгәнннәр. Татарлар төрле чорда төрле исем-атамалар йөрткәннәр, төрле дәүләтләрнең составында булганнар, үзләре дә узган тарихларында дистәләгән мөстәкыйль дәүләтләр тотканнар. Татарларның скиф, һун, сармат, сак, кыпчак, болгар атамалары астында йөргән вакытлары да булган, хәзер исә без үзебезнең асыл исемебезне йөртәбез, татар дип аталабыз..... (дәвам)


ДАЛАДАГЫ ТАТАР КУРГАННАРЫ

Далада таулар юк, далада шихан-сыртлар һәм курганнар гына бар...

Курганнар – гасырлар буе өелгән борынгы каберлекләр, аларга кимендә дүрт мең ел. Тарихта бу курганнарны скиф-сармат, һун-сөн каберлекләре, дип тә йөртәләр, урыслар исә аларны “татар бугорлары”, дип атаганнар, борынгы каберлекләрне актарып, алтын-көмеш бизәнү әйберләре тапканнар. Хәзер исә даладагы бу курганнарны татар тарихы белән бәйләмәскә тырышалар, аларны я индо-иран халкына, я билгесез кавемнәргә бирәләр, хәтта төркилекләрен дә яшерәләр. Төркилек мәсьәләсендә дә үзара тарткалаш бара – казахлар ул курганнарны бары тик үзләренеке генә, дип яза, башкортлар башкортныкы, ди, татар галимнәре бу бәхәскә катнашмый. ..... (дәвам)

МТСС форумында


В избранное