Отправляет email-рассылки с помощью сервиса Sendsay

МТСС:

  Все выпуски  

МТСС: Идел-Урал халыклары берлэшэ! - Народы объединяются!


2008 елның 2 август көнне Казан шәһәрендә тарихи вакыйга булды – Бөтендөнья татар конгрессы бинасында Идел-Урал халыкларының Координацион Советы төзелде. Анда удмурт, башкорт, чуваш, мари, татар халыкларының Конгресс һәм Ассоциация җитәкчеләре, милли һәм иҗтимагый җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты. Бу Координацион Совет Россия Федерациясендә рус булмаган халыкларның милли хокуклары кысылуга, туган телдә белем алу мөмкинлекләре бетеп баруга җавап итеп, бу халыкларны яклау өчен төзелде.

2 Августа, 2008 в Казани произошло знаменательное историческое событие – под эгидой Всемирного Конгресса Татар был создан Координационный Совет Народов Идель-Урала. В него вошли руководители Конгрессов и Ассоциаций удмурского, башкирского, чувашского, марийского и татарских народов. В заседании также принимали участие представители национальных и общественных организаций. Этот Координационнй Совет был создан как ответ на притеснение национальных прав нерусских народов России, на запрет получения образования на родном языке, с целью защиты прав этих народов.


“Исходя из общих интересов коренных народов Поволжья и Урала в сохранении своей уникальной этнокультурной идентичности, в отстаивании международно-признанных прав человека на родной язык, национальную систему образования, в противостоянии опасным тенденциям ассимиляции и нивелирования национальных особенностей, укрепления единства и сотрудничества между народами РФ, представители выше перечисленных организаций заявляют о создании Координационного Совета народов Поволжья и Урала /КСНПУ/ в целях проведения согласованной линии по достижению заявленных целей”, - диелә югарыда саналган оешма җитәкчеләре имзалаган документта.

Идел-Урал халыкларының Координацион Советы үз алдына түбәндәге бурычларны куя:
- Уртак көн тәртибен булдыру;
- Дәүләт органнарына илдә һәр халыкның ихтыяҗларын истә тоткан милли сәясәт булдырырга ярдәм итү;
- Туган тел, мәгариф, мәдәният өлкәсендә РФ халыкларының хокукларын саклау буенча мониторинг;
- Югарыда күрсәтелгән максатларга ирешү өчен төрле уртак акцияләр һәм мероприятиеләр уздырырга;
- Тәҗрибә һәм мәгълүмат алмашу.

Бу Советка һәр халыктан бер вәкил керәчәк, Советны ротация тәртибендә һәр елны алмашынып торучы координатор җитәкләячәк. Совет даими нигездә эшләячәк, кимендә һәр ярты елга бер тапкыр җыелачак.

“Протокол о намерениях” дип аталган документны имзаладылар:

Президент Всеудмуртской Ассоциации “Удмурт кенеш” – В.К.Тубылов,
Председатель Исполкома Всемирного курултая башкир – Р.Т.Азнабаев,
Председатель Ассоциации финно-угорских народов РФ – М.В.Мосин,
Президент Чувашского национального конгресса – Г.Н.Архипов,
Заместитель Председателя Всемарийского Совета - В.П.Воронцов,
Председатель Исполкома Всемирного конгресса татар - Р.З.Закиров.


Подробнее см. на форуме МТСС:  http://mtss.ru/forum/viewtopic.php?t=2751


В избранное