Отправляет email-рассылки с помощью сервиса Sendsay

Популярные татарские песни

  Все выпуски  

ТАТАРСКИЕ ПЕСНИ #13


Информационный Канал Subscribe.Ru

Tatarça Cırlar - 13
 
О РАССЫЛКЕ - КҮНДЕРМӘ ТУРЫНДА
Это журнал с известными татарскими песнями. Выходит на татарском и русском языках.
Бу журнал танылган татар җырларына багышланган. Ул татар һәм рус телләрендә чыга.
 
РАССКАЖИ О НАС ДРУЗЬЯМ - ДУСЛАРЫҢА БЕЗНЕҢ ТУРЫНДА ӘЙТЕП АЛ
Расскажи о нас друзьям, ведь где еще ты сможешь найти такую рассылку?
Безнең турында дусларыңа әйтеп ал, чөнки башка шундый күндермәләр юк.
 
ЗАХОДИ К НАМ НА САЙТ И СКАЧАЙ ТАТАРСКИЙ ШРИФТ - СӘХИФӘБЕЗГӘ КЕРЕП ТАТАР ШРИФТЫН ҮЗ САНАГЫҢА САКЛАП КАЛДЫР
На нашем сайте хранятся песни предыдущих номеров и татарский шрифт для латиницы и кириллицы. Кроме того, на нем есть голосование и ты можешь повлиять на содержание/оформление рассылки. Адрес сайта - http://www.tatsong.by.ru
Сәхифәбездә элекке чыгарылышлардагы җырларының сүзләре һәм латинлама вә кириллица өчен татар шрифты бар. Шуннан башка сәхифәбездә сораунамә бар, шуңа күрә син күндермәбезнең кыяфәтен һәм эчтәлеген үзгәртә аласың. Сәхифәбезнең адресы - http://www.tatsong.by.ru
 
ОБРАТНАЯ СВЯЗЬ - КИРЕ ЭЛЕМТӘ
Задавайте предложения и вопросы по адресу E-Mail: tatsong@mail.ru.
Сорауларыгызны һәм тәкъдимнәрегезне шушы E-Mail адресына бирегез: tatsong@mail.ru.
 
НАШИ ДРУЗЬЯ - ДУСЛАРЫБЫЗ
ТАТАРСКАЯ РАССЫЛКА. Подпишитесь здесь - http://subscribe.ru/catalog/culture.world.tatarlar
 
 
ТАТАРСКИЕ ПЕСНИ - ТАТАРЧА ҖЫРЛАР
XATINNAR KÜÑELE
ROBERT MİÑNULLİN süzläre, RÖSTÄM YAXİN muzıykası
Awır çaqta tayanığız
Sez xatınnar küñelenä.
Işanırsız - xatınnarnıñ
Küñele taş tügelenä.

Quşımta:
Xatınnarnıñ küñellären
Tırışığız añlarğa.
Bolay da bit ciñel tügel,
Ciñel tügel alarğa.

Kiräk çaqta alar öçen
Kersen irlär yalqınnarğa -
Ğömer buyı sızlanırğa
Dimägän bit xatınnarğa.

Quşımta.

Bez cır cırlıyq señellärgä,
Apalarğa, analarğa -
Cılı bezneñ tormışıbız
Yänäşädä alar barğa.

Quşımta.
ХАТЫННАР КҮҢЕЛЕ
РОБЕРТ МИҢНУЛЛИН сүзләре, РӨСТӘМ ЯХИН музыкасы
Авыр чакта таяныгыз
Сез хатыннар күңеленә.
Ышанырсыз - хатыннарның
Күңеле таш түгеленә.

Кушымта:
Хатыннарның күңелләрен
Тырышыгыз аңларга.
Болай да бит җиңел түгел,
Җиңел түгел аларга.

Кирәк чакта алар өчен
Керсен ирләр ялкыннарга -
Гомер буе сызланырга
Димәгән бит хатыннарга.

Кушымта.

Без җыр җырлыйк сеңелләргә,
Апаларга, аналарга -
Җылы безнең тормышыбыз
Янәшәдә алар барга.

Кушымта.
ХАТЫННАР КУНЕЛЕ
РОБЕРТ МИННУЛЛИН сузлэре, РОСТЭМ ЯХИН музыкасы
Авыр чакта таяныгыз
Сез хатыннар кунеленэ.
Ышанырсыз - хатыннарнын
Кунеле таш тугеленэ.

Кушымта:
Хатыннарнын кунеллэрен
Тырышыгыз анларга.
Болай да бит жинел тугел,
Жинел тугел аларга.

Кирэк чакта алар очен
Керсен ирлэр ялкыннарга -
Гомер буе сызланырга
Димэгэн бит хатыннарга.

Кушымта.

Без жыр жырлыйк сенеллэргэ,
Апаларга, аналарга -
Жылы безнен тормышыбыз
Янэшэдэ алар барга.

Кушымта.
BÄLLİ-BÄW, QIZIM!
MÄXMÜT XÖSÄYEN süzläre, ALMAZ MONASIYPOV muzıykası
Bälli-bäw, qızım, küktä ay qalqa,
Yoqla, yom küzeñ, şayarıp yatma.
Bälli-bäw, bälli-bäw,
Yoqla, yom küzeñ, şayarıp yatma.

Uramnar tınğan, cillär tuqtağan,
Kürşe bala da yatıp yoqlağan.
Bälli-bäw, bälli-bäw,
Kürşe bala da yatıp yoqlağan.

Söygän qurçağıñ yal itä küptän,
Ayu, filläreñ urmanğa kitkän.
Bälli-bäw, bälli-bäw,
Ayu, filläreñ urmanğa kitkän.

Yomşaq mendärdä yoqla, yom küzeñ,
Räxätlänep sin yal it tön ozın.
Bälli-bäw, bälli-bäw,
Räxätlänep sin yal it tön ozın.
Bälli-bäw, bälli-bäw, bälli-bäw...
БӘЛЛИ-БӘҮ, КЫЗЫМ!
МӘХМҮТ ХӨСӘЕН сүзләре, АЛМАЗ МОНАСЫЙПОВ музыкасы
Бәлли-бәү, кызым, күктә ай калка,
Йокла, йом күзең, шаярып ятма.
Бәлли-бәү, бәлли-бәү,
Йокла, йом күзең, шаярып ятма.

Урамнар тынган, җилләр туктаган,
Күрше бала да ятып йоклаган.
Бәлли-бәү, бәлли-бәү,
Күрше бала да ятып йоклаган.

Сөйгән курчагың ял итә күптән,
Аю, филләрең урманга киткән.
Бәлли-бәү, бәлли-бәү,
Аю, филләрең урманга киткән.

Йомшак мендәрдә йокла, йом күзең,
Рәхәтләнеп син ял ит төн озын.
Бәлли-бәү, бәлли-бәү,
Рәхәтләнеп син ял ит төн озын.
Бәлли-бәү, бәлли-бәү, бәлли-бәү...
БЭЛЛИ-БЭУ, КЫЗЫМ!
МЭХМУТ ХОСЭЕН сузлэре, АЛМАЗ МОНАСЫЙПОВ музыкасы
Бэлли-бэу, кызым, куктэ ай калка,
Йокла, йом кузен, шаярып ятма.
Бэлли-бэу, бэлли-бэу,
Йокла, йом кузен, шаярып ятма.

Урамнар тынган, жиллэр туктаган,
Курше бала да ятып йоклаган.
Бэлли-бэу, бэлли-бэу,
Курше бала да ятып йоклаган.

Сойгэн курчагын ял итэ куптэн,
Аю, филлэрен урманга киткэн.
Бэлли-бэу, бэлли-бэу,
Аю, филлэрен урманга киткэн.

Йомшак мендэрдэ йокла, йом кузен,
Рэхэтлэнеп син ял ит тон озын.
Бэлли-бэу, бэлли-бэу,
Рэхэтлэнеп син ял ит тон озын.
Бэлли-бэу, бэлли-бэу, бэлли-бэу...
ÄNİEMNEÑ CILI QOÇAĞI
MÖNİR MAZUNOV süzläre, ÄNWÄR BAKİROV muzıykası
Söyekle äniemneñ
Borçığandır canın
Küñelemneñ köysez här çağı.
Yılasam, yuatqan,
İrkäläp uynatqan
Äniemneñ cılı qoçağı.

Uynawdan tuyğanda,
Talçığıp qalğanda,
Yal sorağaç kerfek oçlarım,
Cır köyläp, tirbätep,
Yoqlatqan izrätep
Äniemneñ cılı qoçağı.

Dawıllı könnärdä,
Işıqlap cillärdän,
Kükrägenä qısqan kem tağı?
Qäderläp üstergän,
Yäşärgä köç birgän
Äniemneñ cılı qoçağı.
ӘНИЕМНЕҢ ҖЫЛЫ КОЧАГЫ
МӨНИР МАЗУНОВ сүзләре, ӘНВӘР БАКИРОВ музыкасы
Сөекле әниемнең
Борчыгандыр җанын
Күңелемнең көйсез һәр чагы.
Еласам, юаткан,
Иркәләп уйнаткан
Әниемнең җылы кочагы.

Уйнаудан туйганда,
Талчыгып калганда,
Ял сорагач керфек очларым,
Җыр көйләп, тирбәтеп,
Йоклаткан изрәтеп
Әниемнең җылы кочагы.

Давыллы көннәрдә,
Ышыклап җилләрдән,
Күкрәгенә кыскан кем тагы?
Кадерләп үстергән,
Яшәргә көч биргән
Әниемнең җылы кочагы.
ЭНИЕМНЕН ЖЫЛЫ КОЧАГЫ
МОНИР МАЗУНОВ сузлэре, ЭНВЭР БАКИРОВ музыкасы
Соекле эниемнен
Борчыгандыр жанын
Кунелемнен койсез hэр чагы.
Еласам, юаткан,
Иркэлэп уйнаткан
Эниемнен жылы кочагы.

Уйнаудан туйганда,
Талчыгып калганда,
Ял сорагач керфек очларым,
Жыр койлэп, тирбэтеп,
Йоклаткан изрэтеп
Эниемнен жылы кочагы.

Давыллы коннэрдэ,
Ышыклап жиллэрдэн,
Кукрэгенэ кыскан кем тагы?
Кадерлэп устергэн,
Яшэргэ коч биргэн
Эниемнен жылы кочагы.
ÄNKÄY
ROBERT MİÑNULLİN süzläre, SARA SADIYQOVA muzıykası
Änkäy bezne Sönnän alıp qaytqan,
Sön suında yuğan iñ elek.
Bişek cırın cırlap tönnär buyı,
Bez üskänne kötkän tilmerep.

Bez biş bala üstek - ber yodırıq -
Tik üsmädek irkä qoçaqta.
Bez änkäyneñ biş şatlığı idek,
Biş qayğısı buldıq qayçaqta.

Bez üskändä küpme borçılular
Kürgän änkäy ğömer eçendä.
Onıtmabız, änkäy, mäñge sine,
Räxmät yawsın barısı öçen dä.

Xäzer inde citkän balalar bez,
Qunaq qına änkäy yanında.
Änilärneñ olı yörägenä
İzgelekneñ sıyğan barsı da.

Sanap qına betererlek tügel
Änkäylärdän kürgän igelek.
Änkäy bezne Sönnän alıp qaytqan,
Sön suında yuğan iñ elek.
ӘНКӘЙ
РОБЕРТ МИҢНУЛЛИН сүзләре, САРА САДЫЙКОВА музыкасы
Әнкәй безне Сөннән алып кайткан,
Сөн суында юган иң элек.
Бишек җырын җырлап төннәр буе,
Без үскәнне көткән тилмереп.

Без биш бала үстек - бер йодырык -
Тик үсмәдек иркә кочакта.
Без әнкәйнең биш шатлыгы идек,
Биш кайгысы булдык кайчакта.

Без үскәндә күпме борчылулар
Күргән әнкәй гомер эчендә.
Онытмабыз, әнкәй, мәңге сине,
Рәхмәт яусын барысы өчен дә.

Хәзер инде җиткән балалар без,
Кунак кына әнкәй янында.
Әниләрнең олы йөрәгенә
Изгелекнең сыйган барсы да.

Санап кына бетерерлек түгел
Әнкәйләрдән күргән игелек.
Әнкәй безне Сөннән алып кайткан,
Сөн суында юган иң элек.
ЭНКЭЙ
РОБЕРТ МИННУЛЛИН сузлэре, САРА САДЫЙКОВА музыкасы
Энкэй безне Соннэн алып кайткан,
Сон суында юган ин элек.
Бишек жырын жырлап тоннэр буе,
Без ускэнне коткэн тилмереп.

Без биш бала устек - бер йодырык -
Тик усмэдек иркэ кочакта.
Без энкэйнен биш шатлыгы идек,
Биш кайгысы булдык кайчакта.

Без ускэндэ купме борчылулар
Кургэн энкэй гомер эчендэ.
Онытмабыз, энкэй, мэнге сине,
Рэхмэт яусын барысы очен дэ.

Хэзер инде житкэн балалар без,
Кунак кына энкэй янында.
Энилэрнен олы йорэгенэ
Изгелекнен сыйган барсы да.

Санап кына бетерерлек тугел
Энкэйлэрдэн кургэн игелек.
Энкэй безне Соннэн алып кайткан,
Сон суында юган ин элек.

При копировании песен с данного номера журнала требуется указать источник ('Рассылка 'Популярные татарские песни' ('http://tatsong.by.ru'), Журнал No 13')
При копировании песен с сайта достаточно указать 'http://tatsong.by.ru'

© Copyright Баширов Артур


http://subscribe.ru/
http://subscribe.ru/feedback/
Адрес подписки
Отписаться

В избранное