Отправляет email-рассылки с помощью сервиса Sendsay

МТСС:

  Все выпуски  

МТСС: Шагыйрь Әхмәт Саттар вафат


Әхмәт Саттар

17.10.1939 - 13.06.2018

Татар шагыйре, ТР Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Әхмәт Саттар Анапада шифаханәдә вафат булган.

1939 елның 17 октябрендә Нижгар өлкәсе Сергач районы Кучкай Пожары авылында биш балалы гаиләдә туган. Кенәз Йосыповлар токымыннан булган гаилә 1949 елда Мәскәүгә күчә. Әтисе Саттар Бәдретдинов сугышта күперләр төзүче була. Әнисе мөнәҗәтләр, бәетләр иҗат итә, балалар өчен Казанда нәшер ителүче «Ялкын», «Азат хатын» журналларын, «Татарстан яшьләре», «Яшь ленинчы» газеталарын алдыра. Ә. Саттар һөнәр укуханәсен тәмамлап, заводта эшли. Германиядә хәрби хезмәт үтә. Ерак Көнчыгышта Хәсән күле буенда чик буе заставасында старшина була. Өч ел фирка-хөкүмәт чараларын хезмәтләндерү өчен метрдотельләр һәм официантлар әзерләүче курсларда укый. 1963-1972 елларда Мәскәү кирмәне беркетмәләр хезмәтенең дәүләт җитәкчеләрен (Никита Хрущев, Леонид Брежнев), чит ил кунакларын (Шарль де Голль, Фидель Кастро, Габдел Насыйр һ. б.) аш-су белән тәэмин итүче төркемдә өлкән метрдотель булып эшли. Инглиз телен камил белә. Татарлардан берүзе булу сәбәпле, исемен вакытлыча Алексейга алыштыра. Мәскәү дәүләт педагогика институтының филология факультетын (1971), ССРБ журналистлар берлеге каршындагы икееллык журналистика осталыгы университетын тәмамлый. ССРБ сәүдә министрлыгының гомуми туклану фәнни-тикшеренү институты чит илләр мәгълүматы бүлеге мөдире, өлкән фәнни хезмәткәр булып эшли. «Социально-психологические аспекты управления личностью в сфере услуг» темасына диссертация яза. Мәскәүдә Төзүчеләр мәдәният йорты каршында Муса Җәлил исемендәге .... (дәвам)

http://mtss.ru/?page=sattar 


В избранное