Отправляет email-рассылки с помощью сервиса Sendsay

МТСС:

  Все выпуски  

МТСС: Ф.Байрамова об исторических татарских селах (татарча)


КАЧКАРУ – КЫТИ ИЛЕ…


Бу дөньяда татар милләте кебек авылларга бай башка бер халык бармы икән? Бүгенге көндә милләтебездә биш меңнән артык авыл барлыгы билгеле, әле бу хисапка чит илләрдәге татар авыллары кермәгән. Миңа калса, Себердәге, мишәр җирләрендәге татар авыллары да әле тулысынча саналмаган, ә алар йөзләгән. Бу авыллар бик үзенчәлекле, кайсы үзенең борынгы тарихы белән, кайсы бөек шәхесләре белән, кайсы динилеге, кайсы миллилеге белән башкалардан аерылып тора. Татар авылларын барлау, аларны тарихта теркәп калдыру, бу авылларның тарихын, алардан чыккан бөек шәхесләрне милләтебезгә җиткерү – галимнәрнең, язучыларның, зыялыларның изге бурычы.



Мин үзем дә, кайсы төбәккә генә барсам да, анда берничә татар авылына барып кайтуны, халык белән очрашуны, мәчет-мәктәпләрдә булуны үземнең бурычым дип саныйм. Әмма шундый авыллар була – аларга кат-кат барасың, үзенчәлекле тарихларын өйрәнеп, милләткә җиткерәсең. Пенза өлкәсенең Белинский районына урнашкан Качкару авылын мин шундый “магнитлы” авылларның берсе, дияр идем. Бу авыл рәсми документларда Кутеевка, дип атала, халык телендә Качкару, Кыти иле, дип тә йөртелә. Авыл Пензадан йөз чакрымнар ераклыкта, Мәскәү-Тамбов юлы өстенә урнашкан, Белинский районында бердәнбер татар авылы. Дөрес, ул халык телендә “Алты авыл” дип атап йөртелгән төбәктә урнашкан, әмма ул татар авылларының башкалары янәшәдәге Каменка районына кереп калган.





БИСТӘН-ГӨЛБОСТАН


Бу авыл турында мин телевизордан карап, матбугаттагы язмаларны укып, бераз белә идем инде. Мине бу татар авылының җырлап торган исеме дә, анда сирәк һөнәр ияләре – кое казучылар яшәве дә нык кызыксындырды. Ул кое казучыларның Мәскәү өлкәсендә җир астынан Аллаһ исеме язылган таш табулары исә мине тетрәндерде, һәм җай чыгу белән, мин Бистән-Гөлбостан авылына юл тоттым. Пенза шәһәрендә яшәүче милләттәшләрем, төбәк тарихчысы Кадир Акъегет һәм милләтпәрвәр Искәндәр Асмайлов белән кышкы көндә таң белән юлга кузгалдык...


Бистән авылы Пенза өлкәсенең көнчыгыш чигендәге Кузнецк районына урнашкан булып чыкты, биредән Ульяновск һәм Саратов өлкәләренә дә ерак калмый. Районда тагы берничә татар авылы бар, алар арасында Гадел Кутуйның туган авылы Татар Кынадысы һәм Шамил Усмановның туган авылы Татар Пәндәлгесе аеруча билгеле. Бистәннән 2-3 кенә чакрым ераклыктагы, 5 мәчетле, 4 мең кеше яшәгән Индерка татар авылы да тирә-якта бик билгеле авыл. Ә Бистән-Гөлбостан алардан кайсы яклары белән аерылып тора соң, яки ул бу татар авылларындагы бөтен асыл сыйфатларны үзендә туплаганмы – мин шул сорауларга да җавап табарга тырыштым...


Дөресен әйтергә кирәк, Бистән авылының тарихы әле тиешенчә өйрәнелмәгән һәм язылмаган. Кайбер чыганаклар буенча, авылга 1650 елда нигез салынган, диләр, бу дата Бистән авылы башындагы банер-тактага да язылып куелган. Шуңа нигезләп, 2010 елда бик зурлап Бистән авылының 360 еллыгын билгеләп үтәләр, юбилей тантаналарына Казаннан, Мәскәүдән, Пензадан һәм башка шәһәрләрдән дә күп кунаклар килә. Ә кайбер риваятьләр буенча, авылга 16 гасырда Темниково ягыннан килгән төмән татарлары нигез салган. Тагы да ераграк чорларга китсәк, Алтын Урда, Болгар чорларында ук Гөлбостан дип аталган шәһәр булганлыгы билгеле, әмма аның кайда икәнлеген генә белүче юк. Бу тирәдәге кырлардан Алтын Урда тәңкәләренең табылуын, бу җирләрнең элек-электән бортас-мишәр, хәзәр биләмәләре булганлыгын истә тотсак, Бистән-Гөлбостан авылының тамырлары бик тирәндә булырга да мөмкин...



В избранное